Районда 12533 гектардагы көзге культураларны тукландыру төгәлләнеп килә
Һәр ел үзенчәлекләре белән истә кала. Быел март ахырында ук уҗымнарны тукландыруга керешкәч, чәчүгә дә иртә чыгарлар кебек иде. Әмма табигатьнең үз планнары
Бик кирәкле яңгырлар явып үтте, төннәрен хәйран салкыннар булып алды. Белгечләр мондый һава торышына бик сөенде.
“Яңарыш“ ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков узган ел чәчүне 26 апрельдә башлаган идек, ди. Менә быел ун көн алдан, 16 апрельдә керештеләр. Монысы инде “кысаларга сыя торган“ срок.
Элек-электән чәчүне башлау үзенә күрә бер бәйрәм кебек саналган. “Яңарыш“ игенчеләрен район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хисаметдинов котлады, җәйләр матур булып, мул уңыш алырга язсын, диде. Район үзәк мәчетеннән Надир хәзрәт Гатауллин дога укып, хәер-фатыйхасын бирде.
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте. Техника, чәчүлек орлыклар, механизатор кадрлар бар да әзер. Белгечләр әйтүенчә, туфракта дым запасы җитәрлек.
12533 гектардагы көзге культураларның торышы әйбәт, аларны тукландыру төгәлләнеп килә. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Кырлай“, “Игенче“, “Яңарыш“, “Кишет“, “Ташкичү“, “Ашытбаш“, “Заря“ ширкәтләре аеруча оешканлык күрсәттеләр. “Игенче“ ширкәте – 3380, “Курса МТСы“ ширкәте 1050 гектарда зәп һәм пар җирләре тырмаладылар инде.
– Бүген безнең басуларда 8 агрегат эшли, – ди “Игенче“ ширкәтенең баш агрономы Марат Вахитов. – “Туман“ агрегаты ашлама белән тукландыра, бер дисклы агрегат җир башларын эшкәртә, алты агрегат тырмада. Пәнҗешәмбе көнне арпа, бодай чәчә башладык.
Синоптиклар атна ахырында урыны белән 25 градуска кадәр җылы вәгъдә итәләр. Явым-төшемнәр көтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев