Гадел кеше иде
Районда иң озак прокурор булып эшләгән Мөбарәк Әшрәфҗан улы Әшрәпов 96нчы яшендә вафат булды.
Аның прокуратура органнарындагы хезмәт юлы 1951 елда башлана, Кызыл Юл, Кызыл Йолдыз, Теләче, Саба районнарында прокурор була. 1970 елдан 1985 елга кадәр Арча районы прокуроры.
Элек бергә эшләгән хезмәттәшләре аны гади кеше, әмма кырыс һәм гадел булды дип искә алалар.
Мәрхүмнең якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Комментарии
Без имени
0
1
Мин уз гомеремдэ биш прокуратура яптым, дип сулэгэне истэ калган...Яна Кенэрдэ дэ эшлэгэн, эш белэн Казан кешесе бен Татарстан урамыннан уткэндэ кайда торганнарын курсэтеп киткэн иде...Дорес кеше иде, урыны ожмахта булсын...