erid:2VtzquqpS7d
Районда өмәләр дәвам итә
Арча яңалыклары

Районда өмәләр дәвам итә

Ашытбаш мәктәбе укучылары авылда өмә оештырды

Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Районыбыз коллективлары үз территорияләрен чистарту белән беррәттән “Экояз – 2025” бәйгесендә актив катнаша. Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе коллективы да, мәктәп территориясеннән тыш, авыл территориясен дә җыештырды.

“Чисталык һәм тәртип урнаштыруны дәвам итәбез. Акция һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында укучылар һәм укытучылар авыл территориясендә өмә үткәрде. Алар бердәм булып чүп-чарны җыйды, узган елдан калган коры үләннәрне тырмалады. Авылыбыз чистарып, матурланып калды”, – дип хәбәр итә Ашытбаш урта мәктәбе коллективы.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев