erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашларыбыз Дәүләт Советында бүләкләнде

24 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Муниципаль идарә өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре” һәм җирле үзидарә темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртучы журналист эшләре республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Җиңүчеләрне “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбыз да булуы куанычлы. “Җирле үзидарә органнарында оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү эшчәнлеге” номинациясендә район башкарма комитетының оештыру-гомуми бүлек җитәкчесе Эльвира Фәйзрахманова,

ә “Социаль үсеш” номинациясендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бахтиярова җиңүче дип танылды. Аларны ихлас күңелдән котлыйбыз!

Җирле үзидарәләр эшчәнлеген матбугат битләрендә яктырту буенча бәйгедә исә безнең газета редакциясе җиңеп чыкты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без бәйгегә шәһәр һәм авыл җирлекләрендә баручы зур үзгәрешләр, дәүләт программалары үтәлеше, үзара салым буенча эшләнгән эшләр һәм башка темаларны чагылдырган хезмәттәшләребез Ильяс Фәттахов, Гөлсинә Зәкиева, Румия Надршина, Гөлнур Миннебаева язмаларын җибәргән идек. Журналистларыбызны олы җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Фотолар: ТР муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы! Сез булдырасыз!

    2
    X