Симетбаш авылында туып-үскән райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман ага Сафинга 31 мартта 102 яшь тулды. Ул хәзерге вакытта Казанда улы Габделнур гаиләсендә яши.
– Әтинең хәтере дә сөбеханалла, сәламәтлеге дә, аяклардан кала, шөкер, – ди Мөрәле авылында яшәүче кызы Нурзия Миңһаҗева. – Яраткан шөгыле – кроссвордлар чишә, туган як яңалыклары, бигрәк тә “Ак барс“ ширкәтендәге хәлләр белән кызыксына. Габделнур абый җәйгә чыккач туган якларга алып кайтып килергә җыена.
Районыбызның иң өлкән кешесенә сәламәтлек телибез!
Нет комментариев