erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Районыбызның «Хәзинә» фольклор коллективы Казанда «Солдатка озату» күренешен тәкъдим итте

Арчалар «Байтирәк» (»Древо жизни») проекты кысаларындагы чарада икенче ел рәттән катнашты

2 июльдә Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы (җит: Мөхәммәтгалиева Л.Р) башкалабызның Горький исемендәге ял паркында "Байтирәк" ("Древо жизни") проектында катнаштылар. Алар "Солдатка озату" фольклор күренешен тәкъдим итте.

Проект Идел буе халыкларының (татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башкортлар) бай мәдәни мирасы белән таныштыра. Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлар солдатка озату йолаларына багышланган интерактив программалар тәкъдим итте.

"Байтирәк" проекты Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм яңа буынга тапшырырга, милләтара бердәмлекне һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуны максат итеп куя. "Хәзинә" фольклор коллективы әлеге проектта икенче ел рәттән катнаша.

Чыганак (фотолар): Арча район мәдәният йортының ВК төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев