erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәмисебез барысын да йотлыгып, яратып, сусап карады

Аның күзләрендә яшь иде.

Бүгенге көндә күпме ир-егетләребез, газизләребез, тормыш иптәшләребез, сабый балаларыбызның әтиләре илебездән еракта безнең тынычлыгыбызны саклап, төнне-көнгә, көнне-төнгә ялгап, салкыннарда махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Алар арасында безнең Ташкичү җирлегеннән дә 8 егетебез бар. Без алар белән горурланабыз.

Бүген Мәдәният йортыбызда бик матур, дулкынландыргыч кичә үткәрдек. Кичәнең сәбәбчесе Ташкичү авылыннан 2022 елның 15 августында СВО га үз теләге белән киткән Рәмис Рашит улы иде. Ел ярым вакыт үтеп, әле беренче тапкыр гына ялга кайтты. Ул киткәч туган беренче оныгына да яшь тә ике ай булган инде. Гаиләләре белән бик борчылып көттеләр. Нихаять, кайтты, барыбызны да куандырып, күкрәгенә медаль тагып кайтты.

Сәхнә түрендә дулкынланып утырды. Кечкенә улы әле Ташкичу мәктебендә укый, кичәбезгә сыйныфташлары белән ул да килде. Барысы бергә җыр әзерләгәннәр, өлкәнрәк сыйныф укучылары биеде, сәхнәбездән халык җырлары да, заманча җырлар да яңырады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәмисебез барысын да йотлыгып, яратып, сусап карады. Аның күзләрендә яшь иде. Ташкичү җирлеге рәисе Рәдис әфәнде, укытучылар, авылдашлары барысы да үзләренең матур теләкләрен белдерде, бүләкләрен бирде.

Кичәбезгә зал тутырып килделәр. Барлык авыл халкына, укытучы һәм укучыларга, сәхнәбез сандугачларына – барысына да Рәмис исеменнән дә, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Илләребез тиз арада тынычланып, газизләребез туган якларына, гаиләләре кочагына әйләнеп кайтып, матур гына тынычлыкта яшәсеннәр иде.

Тәнзилә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре