erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәсем сәнгатен сөюче укучылар Арчаның истәлекле урыннарын сурәтләде

«Мин Арча баласы» проекты кысаларында чираттагы чара узды

6 июнь көнне Арча укучылар сарае һәм «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан «Мин Арча баласы» проекты кысаларында беренче тапкыр районкүләм пленэр узды.

 Аны «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Лия Ильина ачып җибәрде. ««Мин Арча баласы» проекты – районыбызның истәлекле урыннарын өйрәнергә мөмкинлек бирүче проект. Бүген аның тагын бер үзенчәлекле форматы чынга ашырыла. Әлеге проектта катнашып, сез Арчабыз тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнәсез», – диде ул. 

Пленэр – табигатьтә табигый яктылыкта тулысынча әзер картиналар ясау техникасы. Районыбызның рәсем сәнгатен сөюче укучылары Арчаның дүрт урынында истәлекле урыннарны сүрәткә төшерде. Рәсем ясау, балаларның теләге буенча, төрле техникада башкарылды: төсле карандашлар, гуашь, краскалар, ручкалар һ.б. 

Районыбызның яшь рәссамнарын җыйган чарада 8-18 яшьлек 55 укучы катнашты. Шәһәребез үзәген, Сызгановлар йортын, Капраловлар йортын һәм вокзалны төркемнәргә бүленеп рәсемнәрендә ясады алар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр локациядә өчәр урын билгеләнде. Иң яхшы рәсем ясаучылар дип Асылъяр Калимуллина, Эвелина Гарифҗанова, Камилә Котдусова, Диләрә Баһавиева танылды. Һәр катнашучы истәлекле бүләкләр һәм диплом белән бүләкләнде.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев