Рәхмәт сезгә авылдашлар! Махсус хәрби операциядә катнашучылар исән-сау әйләнеп кайтсыннар!
Айван китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова яза.
Бүген Иске Айван авылы китапханәсе каршында эшләп килүче авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыены бераз икенче төрлерәк узды. Махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир - егетләребезгә ярдәм йөзеннән (80 йомыркадан) кулдан кисеп өй токмачы кисү өмәсе оештырдык.
Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Аллага шөкер, әлеге сыйфатлар безнең авылдашларның һәрберсенә хас. Шулай бергә булганда гына барлык эшләр дә уңышлы була. Күңел җылысын салып җибәргән ярдәмебез барып җитеп ир - егетләребезне рухландырсын, күңелләрендә өмет уятсын, тиз арада исән - имин туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын, әмин.
Токмач кисүче апаларыбыз: Дәүләтшина Сәрия, Әхмәдуллина Хәҗия, Авзалова Венера, Солтанова Рәмлә, Хәйретдинова Дания, Мингалиева Галя, Баһаветдинова Розалия, Тимофеева Гөлсәния, Абдуллина Суфия, Ялаева Ләйсән, Гыйззәтуллина Илсия, Нурмөхәммәтова Гадилә, Газизова Резеда, Әхмәтшина Алсу, Гайнуллина Әнисә.
Йомырка, он белән ярдәм итүче: Мангуткина Алия, Гыйниятуллина Гөлнар.
Авылыбызның уңган ханымнары бик зур рәхмәт сезгә! Эшләгән эшләрегез, йөргән юлларыгыз гел уң булсын, гаиләгездә уңышлар, күңел тынычлыгы телим!
Авылымда шундый михербанлы кешеләр яшәве белән чын күңелемнән горурланам!
Күкләребез аяз, ил - көннәребез тыныч булсын, әмин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев