Ренат Гатиятов “Уңайлы шәһәр мохите тудыру” федераль проектына тавыш бирү турында: «Тавыш бирүдә гел беренче бишлектә бардык»
Парклар, ишегалларын төзү, төзекләндерү буенча тавыш бирүдә безнең район халкы актив катнашты
“Уңайлы шәһәр мохите тудыру” федераль проект һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча “Безнең ишегалды” проекты кысаларында үткән парклар һәм ишегаллары өчен тавыш бирүләр тәмамланды.
“Уңайлы шәһәр мохите тудыру” федераль проекты “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Тавыш бирүләр интернет челтәре аша онлайн рәвештә барды. Без дә катнаштык. Һәркем үзе яшәгән тирәлекне яхшы белә. Урамнарны, күп фатирлы йортларның ишегалларын, ял мәйданы Казансу елга буйларын матурлау, төзекләндерү, уңайлы итү буенча үз фикереңне белдерү мөмкинлеге иде бу. Шуңа да тавыш бирүдә теләп катнаштык. Мәсәлән, мин үзем Казансу елга буен төзекләндерү, матурлау буенча бик рәхәтләнеп тавыш бирдем. Шулай ук без Арча үзәгендә күз алдында өр-яңадан төзелүче мәйдан “тарихи кварталга яңа тормыш” дигән проектның тормышка ашырылуына куанабыз, тизрәк аның төзелеп беткәнен күрәсе килә.
Арча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов белән сөйләшәбез.
– Парклар, ишегалларын төзү, төзекләндерү буенча тавыш бирүдә безнең район халкы актив катнашты, – дип сөйләде Ренат Гатиятов. – Гел тавыш бирүдә беренче бишлектә бардык. Җиткерелгән санны 100 проценттан арттырып үтәдек. Рәхмәт тавыш бирүчеләргә, битараф түгелләр, үзләре яшәгән тирәлекнең тагын да матурлануын, уңайлануын телиләр. Төрле өлкәләрдә эшләүчеләр, укытучылар, әти-әниләр, пенсионерлар да актив булды, тавыш бирүдә теләп катнаштылар, битараф калмадылар.
Дәүләт программаларының тормышка ашырылып торуы сөенечле. Башкарылган эшләр күз алдында. Программага кергән күп фатирлы йортлар ишегаллары рәтләнде, үзәктәге Большая урамына җәяүлеләр, велосипедчылар юллары эшләнде, матур утлар куелды, заманча ял эскәмияләре урнаштырылды. Казансу паркы үзе бер менә дигән ял урыны. Җәяүлеләр юллары, тренажерлар, атынгычлар, өстәл, эскәмияләр, күл, төрледән-төрле агач, чәчәкләр... Халык рәхәтләнеп ял итә, җәяү, велосипедта йөри. Эшләнгәннең кадерен белеп, ватмыйча, саклап файдаланырга кирәк. Шунысы сөендерә: Казансу елгасы буен яңарту киләсе ел программасына кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев