erid:2VtzquqpS7d
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин юл һәлакәтенә тарыган
Арча яңалыклары

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин юл һәлакәтенә тарыган

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин янә юл һәлакәтенә тарыган.

"Интертат" хәбәрчесе Алинә Айдарова аның хәлен белешкән.

«Бу хәл 24 февральдә Самарага барганда булды. Машинада үзем генә идем. Борылганда тизлекне дөрес сайламаганмын. Рульне бордым, ә тәгәрмәчләр борылмады. Су астында боз булган икән. Шулай итеп борылырга кирәк булганда, турыга киттем. 15 метр очтым.

Машинадан чыктым. Үзем гел канда идем. Соңыннан акрын гына юлга чыктым. Ул федераль трасса түгел, шуңа күрә машиналар еш йөрми. 800-900 метр ераклыкта авыл бар. Шул авылдан бер машина чыкты. Анда ике кыз һәм бер егет бар иде. Алар миңа ярдәм итте. Полиция, ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык.

Сул кулым ике урында сынган, кабыргам имгәнгән, аягым да авырта, баш мием селкенгән. Кулым гипста. Шулай да концертларны куюны дәвам итәм. Җырлыйм, әмма бии алмыйм. Бүген генә Әлмәттә концерт булмады, коронавирус дип, концерт куярга рөхсәт итмәделәр.

Әле авариядән соң больницада ятканда төркемем ике концертны үзе генә куйды. Аларга рәхмәт.

Ходайга рәхмәтлемен. Ул мине саклый. Бу - минем унтугызынчы авариям», — дигән Ринат.


Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/news/social/11-03-2020/rinat-r-hm-tullin-yul-lak-ten-ochragan-hoday-mine-ze-saklady-5728441

Фото: intertat.tatar

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Monisi-untugizinchi-tapkir-160999/

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев