erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Росгвардиядә хезмәт итәргә теләсәң

Уйлап карагыз!

Бүген Арчага Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең милли гвардиясе гаскәрләренең ведомостводан тыш саклау идарәсе  хезмәткәрләре кайтты. Алар Арча педагогика көллиятендә һәм Арча шәһәре үзәгендә булдылар. Аңлату эшләре алып бардылар.

Нәрсә ул Росгвардия? Нинди эш алып баралар, бурычлары? Бу эшнең өстенлекләре турында сөйләделәр, хезмәт итәргә, эшкә чакырдылар.Полиция, полиция ( машина йөртүче), өлкән полиция  хезмәтенә эшкә чакырдылар.

Росгвардиягә 18 яшьтән 50 яшькә кадәрле ир-егетләр һәм хатын-кызлар хезмәт итәргә керә ала. Хезмәткәрләргә шундый социаль гарантияләр тәкьдим ителә: хезмәт хакыннан тыш квартал саен Татарстан Республикасыннан 45000 сум өстәмә түләү, ел саен матди ярдәм, кирәк вакытта 60 мең сумга кадәр өстәмә матди ярдәм, сменалы графиклы эш, сираттагы ял 40 көн, 20 ел эшләгәннән соң пенсиягә чыгып була, бюджет хисабына югары белем алу мөмкинлеге бар һ.б.

Росгвардиядә хезмәт итүчеләр хәрби җыелуларга чакырылмый, махсус хәрби операциядә катнашмый. Алар килешү нигезендә обьектларны саклыйлар, шәхси йорт, фатирлар сагында да торалар. Росгвардиядә хезмәт итәргә теләүчеләр мөрәҗәгать итә ала: Арчада  Комсомольская урамы, 12. Тел 30202, 30402.

Казанда Гагарин урамы, 105 йорт. Дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 8дән 18 сәгатькә кадәр эшлиләр. Тел.8 (843) 557-40-76; 8(843) 238-27-51; 8(843) 229-25-23; 8(843) 516-92-37.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре