erid:2VtzquqpS7d
Россельхозцентр: Арчада арышның кар астындагы торышы тикшерелде
Арча яңалыклары

Россельхозцентр: Арчада арышның кар астындагы торышы тикшерелде

«Россельхозцентр»ның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан район хуҗалыкларында көздән чәчелгән уҗымнарның торышы даими тикшерелеп торыла.

12 гыйнвар көнне Ашытбаш хуҗалыгының баш агрономы Вәдүт Мөхәмәтдинов белән берлектә чиста пардан соң чәчелгән "Памяти Кунакбаева" сортлы көзге арыш басуы каралды.

-Басуда кар катламы 30 см.
-Бер квадрат метрда 510 үсемлек.
-Туң катламы 9 см.
-Боз катламы күзәтелми.
-Тармаклану үзәгендә температура-0,7 градус.

Басудан алып кайткан уҗым пробаларын лабораториядә тетразол эремәсендә аларның яшәү көчен, авырулар һәм төрле бөҗәкләрдән зарарлануын билгеләдек.
Алып кайткан пробаларда үсемлекләр барысы да исән-сау: яшәү сәләте ( жизнеспособность) 100 % тәшкил итә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев