Сайлау кампаниясен уңышлы үткәргән өчен Арча районының 937нче сайлау участогы рәисе Лилия Мусина Россия үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Аны бүген район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды. Ул шулай ук Татарстан Республикасы сайлау системасы үсешенә зур өлеш керткән өчен 943нче сайлау участогы сәркатибе Фагилә Борһанова һәм 970нче сайлау участогы сәркатибе Линиза Абзаловага Татарстан үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев