Россия ветеринарлары Арчага килде
Бүген, 15 ноябрьдә Арчада “Ветеринариядә цифрлаштыру технологиясе кертү“ дигән темага Гомумроссия семинары булды.
Семинарда катнашучылар районның “Яңарыш“ хуҗалыгында терлекчелектә яңа технологияләр кертү тәҗрибәсен өйрәнделәр. Аннан соң Арчада район ветеринария идарәсенең ныклап төзекләндерелгән бинасын ачу тантанасы булды. Район Мәдәният йортында ветеринария өлкәсендә цифрлаштыру технологияләрен кертүгә багышланган “Түгәрәк өстәл“ артында сөйләшү үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев