Россия журналистлары Арчада
Матур очрашу.
Бүген Россиянең татар журналистлары Арча районына килде. Бу көннәрдә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникасъцияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистларының VIII форумы бара. 15-17 октябрь көннәрендә бара ул.Татар журналистлары белән Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи кайтты. Кунаклар белән бергә Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина да бар иде.
Иртәдән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов, гармунчылар, мәдәният, музей хезмәткәрләре кунакларны каршы алырга кузгалдылар. Кунаклар озак көттермәде, 9 тулып киткәч, Арча чигендә күңелле очрашу булып алды. Гармун моңнары астында чәк-чәкләрдән авыз итеп, фотоларга төшеп, Арчага юл тоттылар. Автобуста “Казан арты” тарих этнография музее хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева юл уңаендагы авыллар тарихы турында сөйләп барды. Журналистлар Арча шәһәре турында да күп мәгълумат ишеттеләр.
Иң башта Арчада әдәбият-сәнгать музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Дамир Абдуллин музей белән таныштырды. Аннан Россиянең төрле өлкәләреннән килгән журналистлар “Казан арты” тарих-этнография музее белән таныштылар.
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә дә булдылар. Биредә алар эш шартлары, газетага язылу, тарату, бәяләр, хезмәт хаклары һ.б. мәсьәләләр белән кызыксындылар.
Арчаның 6нчы мәктәбендә булып, Арча ресторанында тамак ялгап алгач, Курса ягына юл тоттылар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
--
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев