erid:2VtzquqpS7d
Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе татарстанлыларга хач ману коенулары вакытына киңәшләр бирде
Арча яңалыклары

Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе татарстанлыларга хач ману коенулары вакытына киңәшләр бирде

Йөрәк авырулы кешеләргә су коенудан баш тартырга киңәш ителә.

Хач ману коенулары чыныккан һәм ОРВИ симптомнары булмаган татарстанлылар өчен куркыныч тудырмый. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтеп узды.

“Без ел саен бер үк киңәшләр бирәбез. Хач ману коенулары чыныккан кешеләр өчен, ә бүген коенырга уйлаучылар өчен түгел”, – диде ул.

Әгәр бу беренче коенуыгыз булса, алдан табиб белән киңәшләшергә киңәш итте Любовь Авдонина.

Коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайларга кирәк. Аларда суның сыйфатын Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе тикшерә. Югары температура һәм ОРВИ симптомнары белән суга чумарга ярамый. Шулай ук йөрәк авырулы кешеләргә хач ману коенуларыннан баш тартырга киңәш ителә.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/30-12-2020/rospotrebnadzor-dal-sovety-tatarstantsam-na-kreschenskie-kupaniya-5796492

 


Нет комментариев