erid:2VtzquqpS7d
Россиядә беренче тапкыр кош гриппы кешегә иярү очрагы теркәлгән
Арча яңалыклары

Россиядә беренче тапкыр кош гриппы кешегә иярү очрагы теркәлгән

Бу турында Анна Попова хәбәр итте

Россиянең көньягында кошчылык фабрикасында эшләүче җиде кешедә кош гриппы H5N8 авыруы очрагы теркәлгән. Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага сылтама белән ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр итте.

Попова сүзләренчә, «Россиянең көньягында кош гриппы белән авыручылар үзләрен яхшы хис итә».

Белгеч әлеге вакытта кош гриппы кешедән-кешегә күчмәвен искәртә.

Әлеге вакыйга турында Россия Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына хәбәр иткән, дип өстәгән Попова. 

http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/rossiyad-berenche-tapkyr-kosh-grippy-kesheg-iyar-ochragy-terklgn

 


Нет комментариев