Россиядә яңа туган балалар белән сату иткәннәр
Яңа туган балалар белән сату итүдә гаепләнүчеләр үзләренең эш схемасын “ачканнар”.
Россиядә яңа туган балалар белән сату итүдә гаепләнүчеләр үзләренең эш схемасын ачканнар. Генераль прокуратура “Росбрконсалтинг” компаниясе генераль директоры урынбасарына, тәрҗемәчесенә һәм курьерына карата гаепләү нәтиҗәсен раслады, дип хәбәр итә KazanFirst басмасы.
Тикшерү фаразы буенча, эш фигурантлары чит илдән җенес күзәнәкләре донорларыннан акча алган, ә соңыннан алар өчен Россиядә суррогат аналар эзләгәннәр. Балаларны биологик әти-әниләренә сатканнар, ә сатып алучылар арасында еш кына "традицион булмаган сексуаль ориентация белән ялгыз ир-атлар" очраган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев