erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәмендә иминлек чараларын көчәйтергә кушты

Саклык зыян итми

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Яңа ел чараларын һәм Раштуаны барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, югары дәрәҗәдә уздыру кирәклеге турында белдерде. 

Республика лидеры билгеләп үткәнчә,  1 һәм 2 гыйнварда төбәк дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булган. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәрбиләр лаеклы эшләгән һәм объектларны әзерләү буенча күрелгән чаралар да нәтиҗәлеле булган.

Рәис 7 гыйнварда булачак Раштуа бәйрәменә аерым игътибар биргән. Бу көнне гыйбадәтханәләрдә кешеләрнең күпләп җыелуы көтелгәнлектән, ул җирле администрацияләргә һәм Татарстан митрополиясенә хокук саклау органнары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауны һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне йөкләгән.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев