erid:2VtzquqpS7d
Рөстәм Миңнеханов атыш булган 175нче мәктәпнең эчен карады
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов атыш булган 175нче мәктәпнең эчен карады

Махсус хезмәт эшчеләре хәзер бина эчендә эшләүләрен дәвам итә.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус хезмәтләр белән бергә Казанның атыш булган 175 нче гимназиясе бинасына керде.

«Әйдәгез, икәү керик, мин барысын да карыйм», — диде республика Президенты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпне карады.

Видеода мәктәп кубоклары һәм бүләкләр торган стендның җимерелеп беткәне күренә, бөтен җирдә пыяла кыйпылчыклары ята.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да мәктәп эченә керде.

Махсус хезмәт эшчеләре хәзер бина эчендә эшләүләрен дәвам итә. 

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-05-2021/r-st-m-mi-nehanov-atysh-bulgan-175nche-m-kt-pne-echen-karady-5822762

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев