erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Чикләүләрне бетерү икътисадка ярдәм итү өчен кирәк

Татарстан Президенты коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар буенча киңәшмә уздырды.

Казан, 11 май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе таралуга каршы чаралар арасындагы кайбер чикләүләрне алу икътисадны торгызу өчен кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар буенча киңәшмәдә шул турыда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Президенты Владимир Путин төбәкләр алдына әкренләп чикләүләр режимыннан чыгу һәм икътисадны торгызу бурычын куйды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Моның өчен республика Хөкүмәте «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарга үзгәрешләр кертте.

Кайбер чикләүләрне бетерүгә карамастан, Татарстанда югары әзерлек режимы саклана. «Без, икътисад эшләп китсен өчен, яңа чаралар кертәбез. Бүгенге шартларда бу шактый революцион алым», — дип искәртте ТР Президенты.

Татарстанлыларның күбесе тиешле санитар-эпидемиологик таләпләрне үти: кулларын еш юа, шәхси саклану чараларыннан файдалана һәм социаль дистанцияне үти. «Мин безгә янә катгый чикләү чаралары кертергә туры килүне бер дә теләмәс идем», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чикләүләрне бетерү нәтиҗәсендә республика эшмәкәрләре эшне яңадан башлап җибәрә алачак. «Муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм: сезгә ышанып тапшырылган территорияләрдә иминлекне саклап калып, безнең барлык предприятиеләрнең нормаль эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк. Предприятие ай ярым эшсез тора алмый, бигрәк тә кече предприятие», — диде Татарстан Президенты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, республика предприятиеләренең 90 проценттан артыгы эшли инде. «Covid-19 вазгыяте белән хәл начарланмаса, Татарстанда акрынлап башка чикләүләү дә алыначак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чара видеоконференция элемтәсе режимында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X