erid:2VtzquqpS7d
Рөстәм Миңнеханов Путин Юлламасын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр бирергә кушты
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Путин Юлламасын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр бирергә кушты

Россия Президенты 15 гыйнварда РФ Федераль Җыенына Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ил парламентына мөрәҗәгатендә Владимир Путин тарафыннан әйтелгән йөкләмәләрне үтәү буенча тәкъдимнәр әзерләү бурычын куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Юлламадан соң, республика Президенты, беренчедән, дәүләт башлыгы йөкләмәләрен үтәү өчен барлык резервларга анализ ясарга, икенчедән, аларның ничек тормышка ашырылачагы турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты», - диде Галимова Хөкүмәт Йортында узган брифингта.

Федераль Җыенга Юлламасында Владимир Путин россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны атады. Алар арасында - ана капиталы программасын озайту, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен бушлай кайнар ризык һәм сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләүләр кертү, шулай ук илебез интернет-ресурсларыннан бушлай файдалану һәм башкалар.

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев