Рухи-сәламәтләндерү курсларында
Балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен дә уңай мөмкинлек
Арчадагы “Үзәк” мәчете каршында Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды.
Малайлар һәм кызлар берничә көн дәвамында дин нигезләрен, тәһәрат алырга һәм намаз укырга өйрәнделәр.
Аларга ата-аналарга һәм өлкәннәргә карата булган игелекләр турында да аңлаттылар. Балалар үзләрен кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар да алдылар.
Рухи-сәламәтләндерү курслары уеннар белән аралаштырып барылды. Хәрәкәтчән уеннар саф һавада да узды.
– Бу балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен дә уңай мөмкинлек, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Безгә балаларны тәрбияләүгә бик зур өлеш кертергә кирәк. Балалар – безнең киләчәгебез һәм аларны динебезгә өйрәтү безнең бурыч. Моны эшләмәсәк, социаль челтәрләр аларга башка кыйммәтләр сеңдерәчәк.
“Үзәк” мәчете каршында Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары балалар Сабантуе белән тәмамланды.
– Арча “Үзәк” мәчетендә балалар өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү курслары күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Балалар көн саен сөенеп, шатланып кайтты. Гаиләбез исеменнән үзләренең көчләрен, тырышлыкларын кызганмыйча сарыф иткән Әмир хәзрәт, Надир хәзрәт, Айдар хәзрәт, Алмаз хәзрәткә, Альбинага, тәмле ризыклар белән сыйлаган Фәния һәм Мөгаллимә ханымнарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Арчадан Сәгыйдә Гаязова. – Исемнәре телгә алынмаганнар үпкәләмәсен, балаларыбызны сөендергән һәр кешегә зур рәхмәт.
Рухи-сәламәтләндерү курслары Арчаның башка мәчетләрендә, шулай ук авыл мәчетләрендә дә үткәрелде. Балалар күңелле дә, файдалы да ял итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев