erid:2VtzquqpS7d
Сабалар Гөберчәктә кунакта
Арча яңалыклары

Сабалар Гөберчәктә кунакта

Гөберчәктән М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина хәбәр итә.

- Хәниф Тимербаев(Айдар Тимербаевның абыйсы) җитәкчелегендә өлкәннәр көне уңаеннан "Саба чишмәләре" коллективы Гөберчәк авыл клубында тере тавышка концерт куйды, - дип сөйләде Халидә ханым. -  Үзешчән артистлар -  төрле һөнәр ияләре. Һәркайсы үз тавышына гармун, баянга кушылып, клубны моңга күмделәр. Татар халык көйләре, композитор әсәрләрен яңгыратып, гөберчәкләрне сокландырдылар, менә дигән ял бүләк иттеләр. Сабалар М.Мәһдиев музеенда экскурсиядә дә булдылар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев