Сабина Габбасова һәм Илназ Галимов - «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесе җиңүчеләре
«Росмолодежь. Грантлар» бәйгесендә җиңүчеләрне котлыйбыз
28 июньдә Казанның «Урам» Экстрим паркында Яшьләр көненә багышланган чара узды.
Әлеге тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ренат Садыйков "Росмолодежь. Грантлар" бәйгесендә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
2025 елның беренче сезоны грантларын Арча районыннан Сабина Габбасова һәм Илназ Галимов та алды.
Арча Укучылар сараенда Өстәмә белем бирү педагогы Сабина Габбасованы, Арчаның 2 нче номерлы мәктәбе укучысы Илназ Галимовны котлыйбыз һәм аларга проектларының уңышлы тормышка ашырылуын һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Фото район яшьләр, спорт һәм туризм бүлегенең социаль челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев