erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрә

Үзгәрешләр 2 августка кадәр гамәлдә булачак.

Татарстанда сигез шәһәр яны поезды расписаниесенә үзгәрешләр кертелә. Тимер юлда төзекләндерү эшләренә бәйле бу. Үзгәрешләр 13 июньнән 2 августка кадәр гамәлдә булачак.

 Шулай итеп, “Казан – Арча” поезды (№6410) 13 июньнән 1 августка кадәр яңа расписание буенча йөриячәк. Бөреле станциясенә кадәр гадәттәге расписаниесе белән барачак. Шуннан соң барлык тукталышлар буенча үзгәрешләр кертелә. Поезд Арчага 22:22 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Шәмәрдән – Казан электр поезды (№6401) Коркачык станциясенә кадәр гадәттәге расписаниесе буенча барачак. Шуннан соң барлык тукталышлар буенча үзгәрешләр. Казанга 6:30 сәгатьтә килеп җитәчәк. “Казан – Вятские Поляны” поезды (№6420) Әмәт станциясенә кадәр гадәттәге расписаниесе буенча барачак.

Шуннан соң барлык тукталышлар буенча үзгәрешләр кертелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вятские Поляны шәһәренә 9:07 сәгатьтә килеп җитәчәк.

“Арча – Казан” электр поезды (№6405) 6:28 сәгатьтә юлга кузгалып, Бөреле станциясенә кадәр үзгәртелгән расписание буенча барачак. Шуннан соң гадәттәге расписаниесе буенча юлын дәвам итәчәк.

“Арча – Албаба” поезды (№6469) 6:13 сәгатьтә, ягъни 10 минутка соңрак юлга кузгалачак. Үзгәрешләр шулай ук барлык тукталышларга кагыла. Поезд Албабага 9:33 сәгатьтә барып җитәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144359/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев