erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Шәһәрне макта, авылда тор

Шөкер итәргә кала

 Тышта тагын буран котыра. Әле карны чистартып бетерергә дә өлгермәделәр.

Кар, дигәннән. Җыештырмыйлар, дип җаваплы оешмаларны сүгәбез. Әмма торган җиреңдәге хәлгә бәя бирү өчен читкә барып кайтырга кирәк икән.

Бу якшәмбе Казанга туганнарга ашка бардык. Шәһәр эчендәге галәмәтне, кар өемен, юлдагы кар боткасын күргәч, "Казанны макта, авылыңда тор икән", дидек. Бездә әле шәһәр эче ялт итмәсә дә, русча әйткәндә более-менее икән. Кибет тирәләре чистартылган, үзәк тә машиналар куярлык ителгән. Ә анда... Без барасы өйдән бер километр читтә кибет каршында калдырдык машинаны. Анда да кар, көчкә кердек, көч-хәл белән чыктык. Без килеп җиттек әле, бер пар соңга калды. Батканнар. Шәһәр эчендә. Йортлар арасына керә торган түгел. Бата-чума үзебезнең подьездга үттек. Каршында ашыгыч ярдәм машинасы тора. Керүен кергән, ничек чыгар икән, дип карап тордык. Кайтканда махсус фотога төшердем. Шулай булгач, бездәге хәлгә шөкер итәргә генә кала түгелме соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре