erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сак булыгыз: янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә

Хөрмәтле Арча районында яшәүчеләр, янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре хуҗалары (җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар), бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрен даими рәвештә чүп-чардан чистартып һәм үләнне чабып торырга тиеш.

Шулай ук табигый янгыннарны булдырмау максатыннан торак пунктлар тирәсендә кимендә 10 метр киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырыла (яңартыла). Урманнар һәм урман посадкалары тирәсендә шулай ук минераллаштырылган полосаларны яңартырга кирәк. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерергә һәм тәртипкә китерергә.

Оешма җитәкчеләре саклау объектларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан, таралардан һәм коры-сарыдан чистартуны тәэмин итәргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, республикада тиздән янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк. Бу чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чиктәш территорияләрдә ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү тыела.

Янгынга каршы режим таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев