erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салаватта коронавирус түгел!

Ә нинди чир?

Администраторы җырчының хәле турында сөйләгән.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзен яхшы хис итә, исән-сау, ди җырчының администраторы.



Артистның бер атна дәваханәдә ятуы коронавирус белән бәйле түгел. Хәзер Салават өйдә. Коронавируска тапшырган тесты - тискәре, ул аны улы Рөстәм белән бергә Грозныйда үткән автоузыштан кайтканнан соң тапшырган, ди Дамир Бикбаев.



"Матбугат.ру"га билгеле булганча, концертларны кичектерү дә киеренке эпидемиологик хәл белән бәйле. Салават, тамашачыларымның сәламәтлеген куркыныч астына куярга теләмим, дигән. Якындагы чыгышлар, вәзгыятькә карап, яңа елдан соң планлаштырыла.



«Мин Салаватның "Хәлләр җырларлык түгел..." дигән сүзләрне язганда нәрсә булганын белмим. Бәлки, арыгандыр, бәлки, җырчы Илһам Шакировка һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясаганда тавышына зыян килгәндер", дип комментарий биргән журналистларга Дамир Бикбаев.

Фото: матбугат.ру

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Salavat-F-thetdinovta-koronavirus-t-gel-519980/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев