Салкыннар һәм кар чигенә: синоптиклар ял көннәренә һава торышы белән сөендерә
Алдагы өч көн ялларда Татарстан халкын һава торышында үзгәрешләр көтә. Кышкы салкыннар акрынлап чигенә, кар явуы кими, көндезге температура бераз күтәреләчәк. Татарстан гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәренә табигать тә йомшара төшә.
Алдагы өч көн ялларда Татарстан халкын һава торышында үзгәрешләр көтә. Кышкы салкыннар акрынлап чигенә, кар явуы кими, көндезге температура бераз күтәреләчәк. Татарстан гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәренә табигать тә йомшара төшә.
Ялларның беренче көне бераз кар белән башланачак. Кайбер районнарда уртача күләмдә явым-төшем көтелә, төнлә урыны белән буран булуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -8…-13 градус чикләрендә сакланачак, ә көндез -4…-9 градуска кадәр җылытачак. Юлларда бозлавык ихтималы саклана, шуңа күрә саклык чараларын онытмаска киңәш ителә.
22 февраль, якшәмбе
Якшәмбе чагыштырмача тынычрак һава торышы белән истә калыр дип көтелә. Төнлә кайбер урыннарда гына бераз кар явачак, көндез исә явым-төшем фаразланмый. Җил уртача тизлектә булачак.
Шул ук вакытта температура күрсәткечләре шактый түбән төшәргә мөмкин: төнлә һәм иртәнге якта -16 градуска кадәр, аязган очракта -20 градуска кадәр суыту ихтималы бар. Көндезге сәгатьләрдә һава -5…-10 градус тирәсендә булачак.
23 февраль, дүшәмбе
Ватанны саклаучылар көнендә һава торышы тотрыклырак булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, ә көндез кайбер районнарда бераз кар һәм буран чыгуы мөмкин. Җилнең тизлеге 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә температура -8…-13 градус тәшкил итәчәк, республиканың көнчыгыш өлешендә -17 градуска кадәр суыту ихтимал. Көндез исә һава -3…-8 градуска кадәр җылыначак.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, кыш үз позициясен тулысынча бирмәсә дә, алдагы көннәрдә сизелерлек җылылык көтелә. Шулай итеп, өч көнлек яллар зәмһәрир салкыннарсыз һәм бураннарсыз килер дип көтелә. Ышанып карыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев