Шәп сюрприз булды бу!
Арчаның 5нче гимназиясендә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгъзалары дартс һәм мылтыктан ату буенча ярыштылар
Без килгәндә ярышлар шау-гөр килеп бара иде инде. 48 башлангыч профсоюз оешмасыннан 149 кеше катнашты.
Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр... Дартс уенында катнашучылар укны билгеле бер ераклыктан мишеньга ыргыталар. Төгәллек, игътибар, яхшы күрү, җитезлек сорый торган спорт уены. Уенчылар бик бирелеп, бөтен игътибарларын мишеньга юнәлтеп, ярышта катнаштылар. Барып чыкмаса, э-эх, дип кычкырып куялар. Ни еларга, ни көләргә... Уен гына бит инде, әлбәттә, көләләр! Ә инде ук мишеньга төгәл барып җитсә – анда инде “О-о! Молодец!” дигән хуп-лаулар яңгырый. Карап торуы ук күңелле!
Ярышлар тәмамлангач, котлаулар китә. Профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисов җиңүчеләргә рәхмәт әйтеп, котлап, дипломнар һәм бүләкләр тапшыра.
Хатын-кызлар арасында дартс ярышында 1нче урынны алган Казанбаш мәктәбеннән Раилә Латыйпова: “Башка елларны да дартс уенында катнашкан бар иде. Әмма алай урын алган булмады. Бу юлы җиңдем! Шәп сюрприз булды бу!” – дип, хис-тойгылары белән уртаклашты. Раилә ханым Көтек авылында яши. Казанбаш мәктәбендә химия, биологиядән укыта. Спортка битараф түгел. Кичләрен йөреп кайта. Ярышларны хуплый. Иң мөһиме күрешү, хәрәкәттә – бәрәкәт, ди.
Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин да сөенгән. Ир-атлар арасында дартс ярышында 2нче урынны алган! “Мәктәптә без балалар белән дартс уенында катнашабыз, бу уенны өйрәнәбез, шулай итеп, үзем дә тәҗрибә туплыйм, – дип сөйли ул. – Бу уенда төгәллек, җитезлек, мишеньне тоеп, укны дөрес итеп атарга кирәк. Алдагы елларны минем дартс буенча урыннар алган булды, чемпион да булып калдым. Тагын җиңел атлетика буенча ярышларда катнашам һәм иң яраткан шөгылем – өстәл хоккее”.
Ә мылтыктан ату ярышы мәктәп подвалында булды. Бик сак эш итә торган ярыш бу. Төз ату – шулай ук кызыклы ярыш. Арчаның 2нче балалар бакчасында газ операторы булып эшләүче Марат Ганиев ир-егетләр арасында 1нче урынны алды. Җиңүе белән бик канәгать. “Мондый спорт ярышлары бик кирәк, – дип саный ул. – Ул коллективны берләштерә, күпме уңай тәэсирләр аласың. Ярышлар булып торсын!”.
Җиңүчеләрне, призлы урыннарны алучыларны котлаулардан соң профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисов белән сөйләштек. “Профсоюз хезмәткәрләре арасында ел саен спорт ярышлары үткәрәбез, – дип сөйләде ул. – Менә бүгенге ярышта барлык башлангыч профсоюз оешмасы да катнашты. Рәхмәт аларга. Алда безне тагын бадминтон белән өстәл теннисы көтә. Декабрьдә – йөзү һ.б. Җиңгән командаларга спорт җиһазлары алып бирәбез. Тугызъеллык һәм унберъеллык мәктәпләр, балалар бакчалары арасында аерым нәтиҗә чыгарабыз. Соңгы өч елда кайсы команда даими рәвештә җиңүләр яулаган – әлеге профсоюз оешмасына кубок белән спорт җиһазы алып бирәбез. Һәм ярышларда кинәт кенә югары сикереш ясаган команда да бүләксез калмый. Шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында иң яхшы спортчыны билгелибез һәм бүләкләп үтәбез. Быел бүләкләрне укытучылар бәйрәмендә бөтен район алдында тантаналы шартларда тапшырдык. Бу спорт ярышлары сәламәтлекне ныгыту, алга таба “хәрәкәттә - бәрәкәт” принцибы белән яшәү өчен кирәк, дип саныйм мин”.
Без дә шул фикердә. Уңышлар!
Нәтиҗәләр
Дартс (хатын-кызлар)
1– Райлә Латыйпова (Казанбаш мәктәбе)
2– Гөлназ Сабирова (Яңа Кенәр мәктәбе)
3– Энҗе Минҗанова (Яңа Кишет мәктәбе)
Дартс (ир-егетләр)
1– Рифат Мостафин (Хәсәншәех мәктәбе)
2– Хәйдәр Зәйнуллин (Кәче мәктәбе)
3– Әлтәф Ганиев (Шурабаш мәктәбе)
Ату (хатын-кызлар)
1– Чулпан Сәгыйдуллина (Сикертән мәктәбе)
2– Айгөл Галәветдинова (Укучылар сарае)
3 – Гүзәл Вафина (Шушмабаш мәктәбе)
Ату (ир-егетләр)
1– Марат Ганиев (Арчаның 2нче балалар бакчасы)
2 – Әнис Шәймәрданов (Шушмабаш мәктәбе)
3 – Динар Фәйзрахманов (Яңа Кенәр мәктәп-интернаты)
Командалар арасында
Дартс
1– Хәсәншәех мәктәбе
2 – Казанбаш мәктәбе
3 – Арчаның 5нче гимназиясе
Ату
1– Сикертән мәктәбе
2 – Шушмабаш мәктәбе
3 – Яна Кенәр интернат-мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев