erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Балачак кышлары искә төште

Сарай түбәсенә кадәр кар явар, шуннан чаңа шуар идек. Хәтерлисезме?

Кайчак, кайчак кына түгел, күп вакыт кешеләрнең фантазиясенә исем китә. Сокланам да. Аеруча яшьләр нәрсә генә уйлап чыгармый. Бүген иртән кар көрәп, көч-хәл белән аягымны өстерәп кердем дә, кулга телефонны алып, диванга кырын яттым. Карыйм әле, дөньяда ни хәлләр бар икән, дим. Бөтен җирдә дә шулай капканы ачып чыгуга кереп чума, эшлисе бар икәне искә төшкәч, күзләр маңгайга менә торган итеп кар яуды микән?

Статуска күз салдым. Андагы язмаларны укысаң, Арчаны кар күмеп китә язган, диярсең. «Ярый әле кар ява, күршеләрне бер тапкыр күрми дә гомер итәр идек»,  дигән берсе. Шунда ук: «Тукта, яңгыр», дигән җыр юк микән, дип сораган. Бераздан: «Менә, бу сорауга җавап та килеп җитте»,   ип җырны да куйган.

Анда берәү кар көри. Үзе «Тукта, яңгыр» көенә «Тукта, карым, тукта, карым, яума әле, карлар басты ишегалдын, аңла әле...» җип җырлый. Ни арада сүзләрен дә уйлап чыгарганнар, диген.

Ә көне матур, рәхәт. Балачак кышлары искә төште. Сарай түбәсенә кадәр кар явар, шуннан чаңа шуар идек. Хәтерлисезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре