Мәрхәмәтлек үзәгендә көндезге бүлеккә йөрүчеләр арасында шашка турниры узды. Ярышта катнашучылар логик фикерләүдә, игътибарлылыкта һәм уен тактикасын сайлауда үзләрен сынады.
Шашка – яшьне дә, тәҗрибәне дә аерып тормый торган уен. Такта артына утырган һәр кеше каршы якның алдагы адымын исәпләргә, ашыкмыйча дөрес карар кабул итәргә тырыша. Мәрхәмәтлек үзәгендә узган турнир да катнашучылар өчен шундый мөмкинлек булды. Бу хакта безгә социаль реабилитация белгече Гөлфия Хафизова хәбәр итте.
Ярыш дәвамында һәр партия киеренке барды. Уенчылар үз стратегияләрен төзеп, каршы якның һәр адымын игътибар белән күзәтте. Кайбер партияләр соңгы мөмкинлеккә кадәр дәвам итте: тактада бер генә шашка калган очракта да, катнашучылар уенны дәвам иттеләр.
Турнирның үзенчәлекле мизгеле – тәҗрибәле тренер Хәйдәр Зәйнуллин белән узган партияләр булды. Ул районда күп кенә талантлы яшь шашкачылар тәрбияләгән остаз буларак билгеле. Бу юлы ул турнирда катнашучылар белән көч сынашты.

Тәҗрибәле тренерга каршы уеннарда да катнашучылар үзләрен сынатмады. Берничә уенчы Хәйдәр Зәйнуллинны җиңүгә иреште.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Илгиз Мөхтиев алды. Икенче урынга Рафис Галиев чыкты. Өченче урынны Әмир Вәлиев яулады.
Нет комментариев