Шахматчы Гөлнара истәлегенә...
Шахмат ярышлары булды.
Арча педагогика көллиятендә Гөлнара Рәшитова истәлегенә ачык шахмат турниры үтте. Искә төшереп үтәбез. 2013 елда Казан авиаһәлакәтендә Гөлнараның гомере өзелде. Шахматчы, ике тапкыр Татарстан чемпионы, спорт остасы иде.
Районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов ел да шахматчы кыз Гөлнара истәлегенә турнир оештыра. Быел да үтте ул.
Гөлнараның әтисе Айдар Шура авылыннан. Арча ягы белән төп бәйләнеш шул. Әмма аны Арча белән шахмат берләштерде. Марсель Хәлилов Гөлнараны шахмат ярышларына чакыра иде. Иртүк электричка белән кайтып китә иде ул. Хәтта Марсель Хәлилов Арча командасы өчен уйнар, дип үзенә пропискага дә кертәсе иде. Тик... өлгерә алмады.
Ярышка Казанннан да кайттылар. Төрле яшьтәгеләр бар иде. Арчалар арасындагы ярышта Ленар Вахитов, Данияр Галәветдинов, Ринат Фатыйхов 1,2,3нче урыннарны алдылар. Төрле районнардан, Казаннна килгән барлык шахматчылар арасында Казаннан Илгиз Баһаветдинов 1нче, Искәндәр Сәгъдиев 2нче, Мари Иленнән Олег Иванов 3нче нәтиҗәне күрсәтте.
Ярыш ветераннар арасында аерым оештырылды. Арчадан Марсель Хәлилов җиңүче булды. 2нче урында - Биектаудан Ренат Гыймадиев, 3нче - Кукмарадан Владимир Андреев.
Ярышта Укучылар сараенда шахмат секциясе алып барган Айдар Яхин да балалар белән катнашты Зурлар арасында Данияр Галәветдинов 2нче урынны алды. Балалар арасында Кәрим Әюпов шулай ук 2нче урында. Алар икесе дә Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 нче мәктәптән. Дилә Сабирова, 5нче гимназиядән, 3нче урында. Ярышлар матур үтте. Ахырдан җиңүчеләр бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев