erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларның чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул ителә

Бу ярдәмнән файдаланырга.

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул ителә​​​​

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә. Гаризаларны 2026 елның 20 апреленнән 4 маена кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Савым сыерларын асрауга: бер башка - 6300 сум, сарыклар һәм бәрәннәр, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен асрауга - 1000 сум исәбеннән акча каралган. https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-doynih-korov.htm

Өч яшьтән зуррак бияләр асрауга: бер башка - 5 мең сум исәбеннән акчалата ярдәм каралган. https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-kobil-starshe-3-h.htm

Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә: 8 һәм аннан күбрәк сыерлар сыйдырышлы сөтчелек фермасына – 1 млн сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер асрала торган мини-фермаларга 500 мең сум исәбеннән ярдәм юнәлдерелә. https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-stroitelstvo-mini-ferm-molochnog.htm

Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен элемтә номеры: 8(843) 221-76-88 (8801).

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-saxsi-yardamce-xualyklar-ocen-cygymnar-olesen-kaplauga-garizalar-kabul-itela-5922529

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре