Семинар - киңәшмә
9 айлык йомгакларга багышланды.
16 октябрьдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында терлекчелектә 9 айлык йомгакларга багышланган семинар-киңәшмә булды.
Семинарда катнашучылар башта агропаркта урнашкан катнаш азык һәм премикслар әзерләү заводында булдылар. Аннан соң “Яңарыш“ ширкәтендә терлекчелектә эшләрнең торышы белән таныштылар. Кәче фермасында роботлар сыер сава торган торакта эш оештырылуын карадылар.
Терлекчелектә 9 айлык эшкә бәя биреп, район башлыгы әлегә эшләнеп бетмәгән якларга тукталды, конкрет бурычлар куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев