erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шәрыкъ бистәсе талантларга бай

Грант акчасына бишенче гимназиянең Эльза Нуретдинова җитәкчелегендәге “Былбыл” бию коллективы өчен 89 мең сумга сәхнә костюмнары тектердек.

Арчаның бишенче гимназиясендә “Татар халкының милли җәүһәрләре” дигән кичә булды. Аны “Шәрыкъ” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе  (җитәкчесе Ринат Сафин) гимназия коллективы белән берлектә оештырды. Максаты – үзидарә территориясендәге талантларны барлау, аларны халык каршына чыгару, укучылар алдында үрнәк итеп күрсәтү, осталык классларында башкаларны да кул эшләренә өйрәтү һәм башкалар.  

Чара күргәзмәләр белән баетылган иде. Башланыр алдыннан алар белән танышып чыктым һәм хәйран калдым. Шәһәрнең “Шәрыкъ” бистәсенә җыелган икән бөтен талантлар – чигүчеләр, тегүчеләр, бәйләүчеләр, рәссамнар, коеп эшләүчеләр һәм башкалар.

Бистәнең үзендә генә өч рәссам яши – Евгений Васильев, Рөстәм Тимергалиев          Евгений Ефремов, Осталыкларына сокланырлык. Эшләре – бүген дәрәҗәле күргәзмәләргә куярлык. Фәрит Салихов шамаилләр ясау, Әлфия Сабирова түбәтәйләр  чигү  остасы. Саный китсәң, алар бик күп икән. Гомер уйламаганда Тәнзилә Идрисова һөнәре билгеле булды: ул чалып рәсемнәр чигә. “Күптәннән шөгыльләнәм инде”, – ди. Искиткеч матур.

9А сыйныфыннан Зилә Сөнгатова тегүчелекне үз иткән. Үзе теккән киемнәрдән күргәзмә оештырган. Дусларына да кидергән. Шунысы үзенчәлекле, аның һәр күлмәгенә татар бизәкләре төшерелгән.

– Дәрестән тыш эшлим. Үзлегемнән өйрәндем. Әти-әниләргә дә күлмәкләр тегәм, – ди Зилә.

– Зилә алтынчы сыйныфта укыганда ук тегүчелек белән кызыксына башлады. Чынлап торып хәзер тотынды. Бәйгеләрдә катнаштык. Җиңү дә яуладык. Хәзер ул курткалар да тегә, -- диде технология укытучысы Ләлә Ибраһимова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шунда ук осталык класслары да оештырганнар. Арча сәнгать мәктәбе укытучысыНияз Миннемуллин агач эше серләренә төшендерсә, укучылар сараеннан Миләүшә Сабирҗанова түбәтәйләр чигәргә өйрәтә.

– Территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе белән без күп чаралар оештырабыз. Бүгенге кичә шуларның берсе, – диде Ринат Сафин. – Грантлар да отылды. Көнчыгыш мәчете каршында балалар мәйданчыгы грант акчасына эшләнде. Чараларны бишенче гимназия коллективы белән берлектә оештырабыз. Бу юлы откан грант акчасына бишенче гимназиянең Эльза Нуретдинова җитәкчелегендәге “Былбыл” бию коллективы өчен 89 мең сумга сәхнә костюмнары тектердек.

Кичәдә “Былбыл”лар әлеге костюмнардан чыгыш ясады. Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, диләр. Бию коллективына йөрүчеләр тәмам остарып беткән инде. Яңа милли костюмнары да бик килешә. Киемгә карап фикер йөртергә күнеккән шул без. Сәхнәдә ул аеруча күзгә чалына.

Кичәгә дә Ринат Сафин буш кул белән килмәгән. Чараларда актив катнашкан, һәрдаим үзенә ярдәм күрсәтергә әзер торган, кулга-кул тотынып эшләгән иң активларга ул акчалата бүләк тапшырды. “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзалары да истәлек бүләкләренә ия булды. Берләшмәнең җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова Шәрыкъ бистәсендә яши бит. Ул үзенең иҗатташ дусларын да чакырган. Минһаҗ абый Кашапов, Факия Шәрәфетдинова, Илфат Әскәров (өчечсе дә Шәрыкъ бистәсеннән), Марсель Шәрәпов, шигырьләрен дә укыдылар, башка осталыкларын да күрсәттеләр.

Һәр ялтыраган әйбер алтын булмый, диләр. Бу очракта килешмим. Бирегә алтынга тиң булган талантлы кешеләр генә җыелган иде. Татар халкының милли җәүһәрләре белән укучылар алар аша танышты. Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X