erid:2VtzquqpS7d
Сикертәннән Илһам Мәһдиев бүләкләнде
Арча яңалыклары

Сикертәннән Илһам Мәһдиев бүләкләнде

Сикертәннән Илһам Мәһдиев Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Фотода «Ак Барс» агрокомплексы җитәкчесе Ленар Абдуллин белән.

"Ак Барс" агрокомплексында эшләүче Илһам Мәһдиевка юбилее уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Илһам Мәһдиев Сикертән авылыннан.  Машинист булып эшли.  Агу машинасында симәнәгә орлык чистарта. Илһам Мирбат улы –  1959 елның 23 мартында туган. Язучы М.Мәһдиевнең туганы. Алдынгы комбайнчы, механик, шофер булып эшләгән. Һәм машина откан кеше ул! 2016 елда!   «Арчанефтепродукт» станциясендә машинага ягулык салып һәм лотерея уенында катнашып ота ул машинаны. Туган көне юбилее котлауларына без дә кушылабыз. Исән-сау эшләп торырга язсын.

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев