erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Син монда кирәк

Аннан да буш кул белән кайтмаган.

Махсус хәрби операция барган зонага тугызынчы тапкыр барган. Аннан да буш кул белән кайтмаган.

Арчада яшәүче Ирек Гыйззәтуллин турында безгә гомумроссия халык фронты әгъзасы Руслан Әһлиев сөйләде.

Ирек турында язганыбыз бар иде. Редакциядә дә булды ул. Кешеләрдән дә яхшы фикерләр генә ишеттек. Үз эше бар, шул ук вакытта иганәчелеккә дә зур урын бирә. Энесе мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага киткәч, аңа, шулай ук башка егетләргә дә ярдәм кулы сузарга алынды. Машина алуда, аны төзекләндереп, махсус хәрби операция барган зонага озатуда башлап йөргән егет инде ул.

Соңгы вакытта Ирек күренми башлаган иде. Контракт төзеп үзе дә шунда киткән икән, дигән хәбәр дә ишетелде. Бу хакта Русланга да җиткердем.

– Әйе, шундый уй белән янып йөри ул. Болай да Ирек тугызынчы тапкырын ул якларга барып кайтты инде. Гуманитар ярдәм җыя да, үзенең “Газель” машинасында юлга чыга. Үзе генә түгел, Утар Атыдан Рәмис Курамшин белән. Рәмиснең дә энесе махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә икән. Икесенең дә энеләре бер частьта, – диде ул шунда ук имеш-мимешлргә нокта куеп.

Соңгы баруында Ирек Гыйззәтуллин арбуз төяп кайткан. Сатарга? Ишетүгә башта шулай уйлап куйдык. Әмма...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Анысы да бар. Сатып машинаны төзекләндерергә бераз акча эшләдек. Шулай ук күп балалы, авыр хәлле гаиләләргә дә өләштек, – диде Ирек.

– Кайтуга миңа шалтыратты ул, – диде Руслан. – “Нинди гаиләләргә булышырга кирәк”, – дип сорады. Үзенең ике баласы бар. Балаларның кечкенә генә бүләк, күчтәнәчкә ничек сөенгәннәрен күреп тора. Шуңа ул беренче булып күп балалы гаиләләрне сөендерергә булды. Бик актив һәм тырыш егет ул. Һаман нәрсәдер уйлап таба. Шуны тормышка да ашыра. Үз өйләре янына буш урынга футбол кыры, балалар мәйданчыгы ясаган. Гуманитар ярдәм җыя. Машиналарга көпчәкләр, эчәргә су, азык-төлек һәм башка әйберләр илттеләр. Хәзер яңадан шундый план белән йөри. Ярдәм итәргә әзер торган кешеләр дә күп.

– Бик күп кеше ярдәм кулы сузды. Аларның ярдәме белән машиналарга, хәрби техникага көпчәкләр, дизель генераторлары, көрәкләр һәм башка кирәкле әйберләр алдык. Махсус хәрби опреация барган зонадагы егетләр барысына да чиксез зур рәхмәтләрен белдерде. Изге күңелле, ярдәмчел, кешелекле булулары өчен рәхмәт аларга, – диде Ирек Гыйззәтуллин.

– Руслан, үзеңнең ул якларга бер дә барганың юкмы? – дип мобилизаия башланганның беренче көненнән үк гуманитар ярдәм оештыру буенча йөргән Руслан Әһлиуллиннан сорадык.

– Безне Кырым яр буена җибәрделәр. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләргә. Шәһәрләргә чыктык, очрашулар оештырдык. Ополчениеләр командирлары белән аралаштык. Хәзер бутап йөрүчеләр күп, бигрәк тә яшьләрне “бозарга” теләүчеләр. Ике атна шунда булдык, – диде ул. – Куркытмый мине анда бару. Әмма “син монда кирәк”, – диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре