erid:2VtzquqpS7d
Синоптик Шувалов Татарстанга әбиләр чуагы кайчан киләчәген әйтте
Арча яңалыклары

Синоптик Шувалов Татарстанга әбиләр чуагы кайчан киләчәген әйтте

Сентябрьнең беренче көннәрендә үк

Татарстанга әбиләр чуагының тәүге дулкыны сентябрьнең беренче көннәрендә киләчәк һәм беренче декада беткәнче дәвам итәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдергән.

«Ай башыннан әбиләр чуагы урнашачак. Беренче декада коры һәм җылы була, температура +20 градустан югары күтәрелә. Ай буе температура нормага якын һәм явым-төшем кытлыгы шартларында нормадан бераз югарырак булыр дип көтелә. Әмма моның бернинди куркынычы да юк, чөнки август явым-төшем нормасын арттырып үтәде», - дип сөйләде ул.

Шувалов китергән мәгълүматлар буенча, тулаем алганда сентябрь «температура буенча бик аерылып тормаячак». Бу айда явым-төшем кытлыгы күзәтелер, мөгаен.

 


Нет комментариев