erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Солдатлары янына күмәләр

Бу турыда искә төшереп үтәсе килә.

Сталинградны саклаган 62нче армия командиры Василий Чуйков үлгәннән соң үзен Кремль стенасына түгел, Волгоградка (Сталинград) Мамай курганга солдатлар янына туганнар каберлегенә күмүләрен сорый. Бу турыда легендар маршалның улы Александр сөйли.

"Әти мине үз янына чакырды да болай диде: мин КПСС Үзәк Комитетына Мамай курганга күмүләрен сорап хат җибәрдем. Минем үз солдатларым янында ятасым килә..."

Данлыклы командирның мондый уе 50нче елларда барлыкка килә. Ул елларда ул Сталинград оборонасы турында "Юл башы" дигән китап яза. Китап язганда командир тагын бер кат сугыш михнәтләрен, һәлак булган солдатларны, офицерларны йөрәге аша кичерә, саташып бетә...

Маршал Чуйков 1982 елның 18 мартында үлә. Аның сүзен тыңлыйлар. Солдатларын янына җирлиләр. Ул көнне маршалның васыятен немец газеталары "Юл ахыры" дигән баш астында бастыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре