erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Солдаттан рәхмәт хаты

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран Илнур Яруллин Корьән ашы үткәрде.

Ниятләр изге. Ил-көннәребез тыныч, улларыбыз исән-сау булсыннар. Догаларны Радик хәзрәт Кәримов укыды. Илнур Яруллин Корьән ашына килгән кадерле кунакларга "Солдаттан рәхмәт хаты" тапшырды.  Яңа Кенәрдән махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Инсаф Салихов та хатыны Раилә, кызы Камилә белән килгән иде. Уллары махсус хәрби операциядә булган аналар Мәмсәдән Нәзирә Хәйруллина, Яңа Кенәрдән Нурия Галимова шулай ук кадерле кунаклар булдылар. Казаннан контракт төзеп махсус хәрби операциядә катнашкан, хәзер яңадан контракт төзеп, зонага китәргә әзерләнүче ветераннар Альфред Вәлиев, Ленар Сафин, Олег Андропов та кайткан иде. Районның ветеран офицерлары, солдатларга әйберләтә һәм Корбан Гаете бәйрәме уңаеннан солдатларга итләтә булышкан иганәчеләр табын күрке булдылар. Яңа Кенәрдән Вәгыйзә Әгьләмова, Гөлнур Гайнуллина, Фзния Шәрәфиева һ.б. аш-су әзерләп кунакларны сыйладылар. Күңелгә кереп кала торган бик истәлекле мәҗлес булды ул. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре