erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

СПИД - хөкем карары түгел !

Бүген районның СПИДка каршы көрәшү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышта район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова ВИЧ -инфекция белән бәйле вазгыять һәм аны кисәтү чаралары турында чыгыш ясады. Узган ел Арча районында шундый өч авыру очрагы теркәлгән (2020 елда сигез ),ә менә быелның беренче кварталында гына да тагын өч яңа авыру барлыгы билгеле булган. Димәк, хәл  җитди. -  Аңлату эшләре алып баруга карамастан, кешеләр үз статусларын ирекле рәвештә ачыкларга теләми. Ә авыруны вакытында ачыклау аны уңышлы дәвалау өчен бик мөһим. Медицина бу чир белән көрәшергә өйрәнде инде. СПИД хәзер хөкем карары түгел. Вакытында ярдәм күрсәтелсә, мондый авырулар да озак яши ала , - диде Чулпан Равилевна.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

Аның белән әңгәмәне газетабызны алдагы саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре