erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Спорт комплексы директоры хөкем ителәчәк

Булмас димә!

Татарстанның Лениногорск районындагы спорт комплексы директоры үзенә ышанып тапшырылган объектта инвалидларга тиешле шартлар тудырмаган өчен хөкем ителәчәк.

«Тикшерү күрсәткәнчә, объект җитәкчелеге тарафыннан инвалидлар спорт учреждениесе инфраструктурасыннан тоткарлыксыз файдалана алсын өчен тиешле шартлар тудырылмаган», - дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.

Ведомство закон бозуны бетерү турында язма гариза кертте, эш судка җибәрелде. Директорга 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/direktora-sportkompleksa-iz-rt-budut-sudit-za-nesozdanie-uslovii-dlya-invalidov-5920749

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев