erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сөтле чәй эчәргә ярыймы?

Чәйгә салынган сөтнең аны гаҗәеп эчемлеккә әйләндергәнен белә идегезме?

Яңа пешерелгән чәй белән сөт бергә кушылгач, аларның икесенең дә файдалы сыйфатлары арта икән. Сөтле чәй теинның (кофеин аналогы) организмга тискәре йогынтысын киметә, сөт ферментлары күбрәк булган саен теинның микъдары кими.

Нерв системасында проблемасы булган кешеләргә сөтле чәй эчәргә киңәш ителә. Артык каты пешерелмәгән мондый чәй тынычландырачак.

Лактоза куллана алмаган кешеләр сөт ризыкларыннан баш тарта. Ә менә чәй белән кушылгач, сөттәге авыр аксымнар һәм майлар реакциягә керә һәм “эреп” бетә. Шуңа мондый кешеләр өчен сөтле чәй – яхшы эчемлек.

Гастриттан интегүчеләр чәйдән авырлык тойгысы кичерә. Ә сөт кушылган чәй эчемлекне йомшарта һәм йоткылык тышчасын тынычландыра.

Сөтле чәй – туклыклы эчемлек. Ул арыганлык тойгысы кичергәндә, авырудан соң тернәкләнгәндә киңәш ителә, кан басымын тәртипкә сала, инфекцияләргә каршы торырга булыша.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X