Сугыш еллары бабамның тормышында җуелмас эз калдыра
Республика халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турында истәлекләрен барлап, “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә язмалар урнаштырды. Арчалар да әлеге акциягә кушылып, хатирәләре белән уртаклашты. Әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МинемГеройМинемГаилә хэштегы белән куелган язмаларны үзебезнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз. Түбәндә «Арча хәбәрләре» газетасын верстлаучы Алия Мостафина язмасы
Минем бабам (әниемнең әтисе), Хәкимов Әхмәтҗан Хәкимҗан улы 1908 елның 5 июнендә Югары Бирәзә (Бирәзәбаш) авылында туган. Гаиләдә иң өлкән бала була. Ул вакыттагы бөтен халык кебек, ул ачлыкны да, ялангачлыкны да күргән. Яраткан әбием Оркыяга өйләнгән. Ләкин гаилә тормышы озакка сузылмый. Бөек Ватан сугышы башлана. Бу вакытта бабайга 33 яшь була. Күпләр кебек үк, аны да хәрби хезмәткә чакырганнар.
Бабам үзенең хәрби юлын 86 нчы укчы гвардия Николаев Кызыл Байраклы дивизиясе белән Будапешттан Чехословакиягә кадәр, Венгрия һәм Австрия аша уза. Фронтта каты яралана һәм әсирлеккә алына, әмма ул үзенең сугышчан иптәшләре белән кача һәм туган ягына кайта ала. Мондый тормыш сынаулары эзсез үтми, ул гомере буе астма белән интегә. Авырлыкларга һәм авыр сугыш вакытына карамастан, бабай игелекле, юморлы кеше булган. Алар әбием белән 6 бала үстергәннәр. Мин бабамны күрмәдем, ул 1976 елның 7 маенда мин туарга бер ел кала вафат булды. Аңа мин чиксез рәхмәтле һәм барлык илне саклаган халкыбыз алдында баш иям.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев