erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Сугышчан туганлык» оешмасы иптәшләрен җыйды

Мылтыктан ату ярышы оештырдылар.

Бу ярыш кына түгел, бу күрешү дә.

Арча педагогика көллияте тирында мылтыктан ату ярышы булды. Районның "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов: "Ярыш безнең Совет гаскәрләрен Әфганистан җиреннән чыгаруга 37 ел булу уңаеннан оештырылды", - диде.
Ярышта Әфганистан, Чечняда, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр, хәрби хезмәт ветераннары-офицерлар, "Җиңү" волонтерлары, Арча педагогика көллиятендә укучы егетләр һәм кызлар катнашты.

1нче урынны Арча педагогика көллияте командасы алды. 2нче - Чечняда хезмәт иткән ветераннар, 3нсе - Әфгантстанда хәрби хезмәт үткән аетераннар. Җиңүче командага Күчмә кубок бирелде.

Шәхси беренчелектә кызлар арасында 1 урында Римма Вәлиуллина, 2нче - Анастасия Бадаева, 3нче - Зминә Баһавиева. Өчесе дә Арча педагогика көллияте студентлары. Треннрлары Фәрит Минхәиров. Алар ярышны оештыруда, очколарны санап, язып, нәтиҗәләр чыгаруда бик нык ярдәм иттеләр. "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Лимусович аларга бик рәхмәтле.

Ир-егетләр арасында

1нче - Сергей Баһаветдинов (Әфганистан ветераны), 2нче - Раил Зиннәтуллин (СВО), 3 - Рөстәм Заһриев (Чечняда хезмәт иткән).

Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре