Сугышта хәбәрсез югалганнарның туганнарын эзләүдә булышалар
Безгә көн саен әллә ничәшәр кеше ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итә.
Сугышта хәбәрсез югалганнарны табуда, алар турында мәгълүматлар туплауда булышу буенча быел эш аеруча активлашып китте. Бу хакта газета битендә дә мәкалә басылып чыкты. Тутырырга кирәкле анкета формасы да бирелде.Ул сугышта хәбәрсез югалган якыннары турында белергә теләүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Безгә көн саен әллә ничәшәр кеше ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итә. Табылучылар да бар бит. Ике кешене икенче көнне үк табып, туганнарына хәбәр иттеләр. Килегез, мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә тырышырбыз. Редакциягә килергә дә мөмкин. Ә бу эш белән педагогика көллиятендә эшләүче Илһам Борһанович Низаметдинов шөгыльләнә. Аңа да мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев