erid:2VtzquqpS7d
Шурабашта туган телләрдә диктант яздылар
Арча яңалыклары

Шурабашта туган телләрдә диктант яздылар

Туган телләренә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.

18 ноябрь көнне  Шурабаш төп мәктәбендә Татарстанда Идел буе халыкларының туган телләрендә диктант язу оештырылды.

Диктант - ирекле бушлай белем бирү акциясе, ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларының туган телләренә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.

Диктантта яше, милләте, социаль статусы һәм туган телләрен белү дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә теләүчеләр катнаша алды.

чыганак: https://t.me/arskiirayon/2114

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев